Кая ашыгырга?

Печать

004Бу кесә җыентыгына кергән кыска сатирик әсәрләрне юмор остазы Дамир Гыйсметдин «Сай¬ланган әсәрләр» дип атаган. Әлеге хикәяләр, шигырьләр төрле елларда иҗат ителсәләр дә, «искермәгәннәр», «күгәрмәгәннәр» һәм бүген дә елмаю, урыны-урыны белән көлү уятып, күңелдә уңай хисләр генә тудырып калмыйлар, тормы¬шыбызда әледән-әле очрап торган мәгънәсез күренешләр, парадокслар-хикмәтләр турында уйландыралар да. Безнең фикеребезчә, әлеге әсәрләр вакыт вакыт сынауын узып, юмор вә сатираны үз иткән укучыларның күңеленә сеңеп калганнар. Ягъни, бу нисбәттән аларны заманча, укучылар тарафыннан сайланган әсәрләр дип әйтү дөрес һәм урынлы.