Әйтсәм әйтим

Печать

002Гомерем буена язам. Ачу килгәндә, ярсыганда - сатирик хикәяләр, фельетоннар, ә күңел күтәренке чакта - шигырьләр, җырлар. Фельетоннар, хикәяләр саны шигырь, җырга кара­ганда бермә-бер артык булуын исәпләсәң, бу кырыс вә ачу­лы кеше икән, гел изелеп яшәгән бер пессимист дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Әмма чынбарлыкта минем йөрәгемдә сатира җененә генә түгел, лирика фәрештәсенә дә урын бар.

Әйе, без торгынлык чорында каешландык, чарландык. Ул чакта сатира әсәрләре язучылар сирәгрәк иде. Чөнки тугры сүз әйтер өчен кыен заманда сатира белән мавыгучының яз­мышы, гадәттә, сокланырлык булмый иде. Торгынлык елла­рында тәнкыйть әдәбиятның, журналистиканың үги баласы кебек иде.

Дөресен әйтим: без иске чорга беркүпме җайлашкан, ярашкан, анда үзебезнең урыныбызны тапкан идек. Гомернең көзен йокымсырап Политбюро карарлары нигезендә каршы алып, сөендергечләр турында хикәяләр-повестьлар язып өйдә утырыр чорда кинәт дөньяның асты-өскә килде. Сатириклар хыялланган, төшләребезгә кереп йөдәткән хөррият, сүз ирек­леге, теләсә кемне теләсә ничек чыбыркылау мөмкинлеге би­релгәч, нишләптер тәнкыйть әсәрләренә күңелем суынгандай булып китте.

Соңгы вакытта үткән елларны уйлап, аккан суларга ка­рап, моңлана-моңлана шигырьләр, җырлар иҗат иткәлим. Ә сатира һаман да күңелемә якын. Чөнки тормышыбыздагы ахмаклык, ришвәтчелек, җәберләүләр һәм башка шундый “лык-лек”ләр, икенче яшәү системасына күчсәк тә, архивта гына калмадылар. Алар һаман безнең белән әле.

 

Белмим, безнең буын яңа кырыс тормышка тулаем кереп китә алырмы? Әллә шул үзгәртеп кору чорында романтизмга бирелеп сүтеп ташлаган йортның бусагасында утырып калыр­мы?

 

Моңа оптимистлар үзенчә, пессимистлар үзенчә, күрәзәчеләр үзләренчә җавап бирерләр иде. Мин оптимист та, пессимист та, күрәзәче дә түгел. Шуңа күрә сез, кадерле укучым, аягыгыз сызласа, башыгыз авыртса, кайдан нинди да­ру алырга дип бу китапны актармагыз. Биредә ничек йөзгә җитәргә дә, ничек йөзтүбән китмәскә дигән сорауларга да җавап юк. Китапта спикер, йә президент, һич булмаса депу­тат итеп сайлану серләре дә ачыкланмый.

 

Кыскасы, мин бу сорауларга җавапны үзем дә белмим. Автор сезнең кебек үк үзен борчыган нәрсәләр турында уй­ланып, янып-көеп йөрүче гади бер адәм. Вакытыгыз булган­да алыгыз ошбу китапны кулыгызга. Бу, хөрмәтле укучым, безнең очрашуыбыз, ачыктан-ачык сөйләшүебез булыр. Чөнки иҗат иткәндә мин, әйтсәм әйтим дип, туры сүзле булырга тырышам. Шуңа күрә китапның исемен дә “Әйтсәм әйтим” дип атарга булдым.