2017-04-10

Печать

Эта песня была написана на мои стихи композитором Марсом Сафиуллиным, который, к сожалению, два года назад скоропостижно покинул этот мир. У него было много планов, касающихся совместной творческой работы. Но, как говорится, человек предполагает, а Аллах располагает.

(Вакытсыз арабыздан киткән сөекле туганыбызга багышлана)

Мәрхәмәтле җаныңның өлеше
Һәр кешегә синең тигәндер.
Игелекләр кылыр өчен генә
Син бу дөньяларга килгәндер.
Юкка түгел, исемең якты йолдыз 
Балкый чиксез галәм түрендә.
Әй, изге җан, ник соң болай кыска 
Булды икән синең гомерләр?!
Җырланмаган җырларыбыз калды,
Кайгы- сагышларга күмелеп,
Сабый балаң сүзе йөрәкләрдә:
“Әти кайтыр әле терелеп”...
Еллар бер-бер артлы узсалар да,
Кайгыларны вакыт таратмас...
Син йолдызга әверелдең, Марс!–
Йөрәкләрдә калды сагыш, наз...

https://soundcloud.com/5r8rrtf2vfqd/sov1f4jmvsw7

2017-02-08 2

Печать

Дамир Гыйсметдин көлдерү белән шөгыльләнүен дәвам итә һәм аның тагын берничә юмор әсәрен тәкъдим итәргә мөмкинлек туды. Рәхим итеп укыгыз.

 

 

ЯЗЫП КАРА!

 

Фельетончы Сәгыйть авырып киткәч, гәҗитнең баш редакторы очерклар махиры Газизҗанны чакыртты.

- Агайне, заманалар кырыс, халык авыр яши хәзер. Давай, брат, кызыклы-мәзәкле усалрак нәрсәкәйләрне язып кара але...

Гадәттә тонналар, литрлар үтәлгән йөкләмәләр турында язганга күрә Газизҗан бераз аптырашта калды. Яхшы кешеләр, матур күрсәткечләр турында язу бер нәрсә... Ә фельетон, тәнкыйть... Тырышсаң, эшләмәслек эш түгелдер, әлбәттә. Аласың мәзәк, кем әйтмешли, саласың кәстрүлгә, су кушасың, болгатасың, кайнатасың, тозын-борычын өстисең дә - менә сиңа фельетон!

Шулаен шулай да, икенче ягы бар шул каһәрнең: шырдый-бырдый, усал нәрсә язып берәүнең ачуын китерсәң, үпкәләтсәң?

Озак уйланды Газизҗан. Тәнкыйть бит ул сиңа сыра да, ширбәт тә түгел. Хәзер берәү дә сүз күтәрми. Бигрәк тә, нәчалство. Дары кебек кабынып китәләр. Җитмәсә, шәһәре дә кечкенә. Агайне ак-мыек, бер-беребезне яклыек дигәндәй, җүнле урыннарга район башлыгы Хәсән Галиевичның туган-тумачалары кереп оялаган. Ә Газизҗанга фатир аласы, телефон куйдырасы бар...

Озак баш ватты ул. Фельетон өчен темалар чәчелеп ята. Мәсәлән, юллар начар. Әйтерсәң лә, бомбага тотканнар үзләрен, танклар белән үтүкләгәннәр. Язасы иде шулар хакында. Халык та рәхмәтле булыр иде. Фельетонның бәреп ега торган беренче җөмләсе дә әзер: «Рәсәйдә ике бәла бар - юллар һәм тилеләр». Шул тармак өчен җаваплы идарә фәкать түрәләрнең кәтижләренә асфальт салдыру белән мәшгуль. Тә-әк, ә идарә башлыгы кем? Әйе, Гали... Галиевич... Главаның абыйсы. Язып кара син ул хакта! Кулыңа кәҗә билеты тоттырып, 24 сәгать эчендә районнан сөрәчәкләр!..

Тагын уйланды Газизҗан. Кәнишне, фатирлар төзү һәм бирү идарәсендә дә сазлык. Андагы хәлләр турында фельетон гына түгел, сатирик вә криминалистик роман язарлык. Редакциягә жалулар да килеп тора. Нинди шәп нәрсә сырлап булыр иде. Билләһи газыйм, халык гәҗитне типографиясе белән бергә йолкып алып китәр иде дә, рәхмәт әйтө-әйтә укыр иде. Елдан-ел аска тәгәрәгән тираж да бер мизгелдә күтәрелеп китәр иде. Язып кара, Газизҗан! Тәвәккәллә! Шундук фатир алыр идең. Идарә башлыгы Кәрим Галиевич икенче көнне үк кәҗүнни думнан тимер рәшәткәлесен, кояшлы яктан бирдерер иде. Бернинди чиратсыз!

Озак уйланды Газизҗан. Бәлкем, җир бүлү турында язаргадыр... Анда да безобразье бит! Алып-сатып, үзләштереп бетерделәр җирне. Урман-күл буйларын, кәүсәр суларын дус-ишләргә тараткан җир комитеты башлыгы Харис... Галиевичны өтәләргә иде... Өтәләрсең, бар... Главаның энекәше шул...

Янә уйланды Газизҗан. Берсүзсез, иномаркалар турында да шәп фельетон язып булыр иде. Һәр түрәнең астында джип бит! Шуларны фотога төшерәсең, «мерседес»ларының асларына бәһәсен язасың, янәшәсенә түрәләрнең рәсми хезмәт хакын сырлап куясың. Шуңа кыска гына бер-ике чеметә торган җөмлә өстисең дә - вәссаләм! Укы халык, фельетон! Пыркаратура, эш кузгат!.. Хәсән... Галиевичтән башлап... Чү! Әллә нәрсәләр керә башка...

Озак уйланды Газизҗан. Темалар күп, кәсафөтле фактлар буа буарлык, ә булачак фельетон геройларына якын барырлык түгеп...Болай да, тегеләй дә, аксак кәҗәгә атланып та. Күңелдәге «кирәк» һәм «ярамый», ниһаять, көрәшеп ардылар.

Көн кичкә авышканда Газизҗанның талчыккан йөзе кинәт яктырып киткәндәй булды. Ул кулына каләм алды, тиз-тиз нәрсәдер сырлап, шуны редакторга алып керде.

Гәҗит башлыгы тәмәкесен көйрәткән килеш кем беләндер телефон аша сөйләшә иде. Ниһаять, сүзен очлап, ул Газизҗанга төбәлде.

- Нәрсә яздыңмы?

- Яздым, Галимҗан Галиевич, - диде журналист һәм язганын тиз генә шефның өстәленә салды.

- Бу нәрсә? - дип гаҗәпләнде редактор, кәгазьне боргалап.

Газизҗан күзен челт-челт йомгалады:

- Ни ул...Гариза ул, Галимҗан Галиевич. Икенче ел бит инде отпускасыз эшлим. Бик ардым. Җибәрегез инде, пожалыста!..

 

ДУРДОМ

 

Җәмәгать, алдыйлар безне! ЖКУдагылары да, банкадагылары да, сәясәтчеләре дә, гәзитчеләре дә, кибетчеләре дә, сөяркәләр дә һәм хәтта хатыннар да. Шул алдауларны безгә сеңдерүче, башыбызны әйләндерүче - мин сезгә әйтим, телевизор!

Аның нәрсә икәнен исеменең беренче өлеше үк татарча кычкырып тора! Әйе, телевизор!

Көне-төне пантин-правилар, дироллар, прокладкалар күрсәтеп, инде ничәмә ел халыкны интектерәләр бит!

Әнә бер яшь чибәркәй сагыз чәйнәргә үгетли. Ак тешләре мәрҗәннәрдәй тезелеп киткән. Ник шунда берәр сынык тешле әби-сәбине чыгарсыннар. Шиш! Унсигез яшендә бездә дә тешләр кләщчә кебек иде, малакаем!

Менә тагын бер шоколад тәнле, озын сыйраклысы җыерчыкларны бетерә торган кремны мактап утыра. Имештер көндә куллансагыз- минем кебек шома тәнле булырсыз. Монда да бите ат картасын хәтерләткән әби - карчыкларны күрсәтмиләр. Шиш! Ә яшь чакта кызларның җыерчыгы булса да, кем әйтмешли, битләрендә түгел, итәкләрендә генә була!

Кичләрен арып кайтасың, ашарга утырасың - тагын шул ук зәңгәр ящек! Нор- мальни галстук таккан ирләр бәхәсләшәләр. Янәсе, Рәсәйдә вертикальне ныгытырга кирәк... Хм. Бу хакта хатын-кызлар сүз куертсалар - бер хәл... Аңлар да идең... Аларны ул тема һаман борчый... Урыс әйтмешли, у кого, что болит...

Ә ирләр?! Сигез сәгать ат урынына эшләп кайткан ир вертикал турында түгел, җәмәгать, беренче чиратта гәризәнтәл турында кайгырта ул! Ягъни, тамакны ялгап, диванга барып егылу турында уйлый...

Телевизордан күрсәткән адашкан мәхәббәтләр, саташкан сөюләр, ычкынган гыйшыклар, әкияти чит ил тормышы хатын- кызларыбызны күрәләтә боза башлады, җәмәгать! Шул шедеврларны карагач, авыл хатын-кызы абзарга чыгып, пычрак фермага барып, ничек сыер саусын ул?! Үзен королева кебек хис иткән хатын ничек алты квадратлы метрлы, тараканлы кухняга кереп, тозлаган кәбестәдән исерек ире өчен аш пешерсен! Иң кимендә ул төнлә гәризәнтални гырлап яткан иренең кинәт уянып, мәхәббәттән котырган Хуан Карлоска, йә Луис Альбертога әверелүен тели...

Еш кына зәңгәр экраннардан гыйшык- мыйшык, шәрә тәннәрне күрсәтәләр. Кай¬чак андый кинолар «Тыныч йокы, бәбиләр» тапшыруы белән бергә дә туры килгали. Оят, валлаһи! Ярый ла, мин бер күзне йомып, ояла-ояла булса да карармын, ди. Ә бит еш кына яныма нәкъ шул интирисни маминтта биш яшьлек онык та килеп утыра. Андый чакта мин аңа болай дим:

- Бар, улым, йокларга ят инде. Әнә, телевизордагы апайларың да йокларга әзерләнәләр...

Әлегә тыңлый да, тора-бара нишләргә булыр инде?

Тормыш аска тәгәрәгән чорда телевизор, әйтерсең лә, икенче бер дөньяда яши: анда гел бәйрәм, җыр, гел юмор-сатира, уен- көлке.

Хәер монысы да тикмәгә түгел... Дөньяда атна саен бәя күтәреп торган хөкүмәт тагын бардырмы-юкмы, белмим, ләкин шуңа түзеп торган халыкны беләм: ул без! Мәсьалән, торак реформалары барышында йөз тапкыр бәяргән фатирларга кергәндә үзеңне хәзер йә 5 йолдызлы отельгә, йә Эрмитажга кергән кебек хис итәсең, билләһи газыйм! Кәнишне, сәгать саен бәяләрне күтәреп, халкының кәефен төшереп торган хөкүмәтнең гамәлләрен телевизор, макта- маса да, оныттырырга бик тырыша. Ләкин мөмкинме бу?! Моның өчен кибетләргә кермәскә, транспортта йөрмәскә, гәҗит укымаска, өйдә бикләнеп, шул телевизорны гына карап ятарга кала.

Күршем Гафур берничә ай эш табалмый шулай дөньядан отключаться итеп, өйдә утырып карады карауын. Нәтиҗәсе трагикомически килеп чыкты.

Бер кичне эштән кайтсам - 01, 02, 03, 04 машиналары дүртесе дә безнең подъезд төбендә басып торалар. Участковый пистолетын тотып, арлы-бирле йөгереп йөри. Булган, мәйтәм, хәлләр...

Соң теге Әмрикә кинолары, андагы атыш-сугыш, шартлатулар, пожарлар үзенекен эшләгән инде, җәмәгать! Әүвал Гафур абзагыз кухняда петарда шартлата, аннары залга йөгереп керә, эшләп торган телевизорны монстр дип кабул итеп, ике көпшәле 20ле

калибрлы мылтыгыннан ящеккә гөрселдәгә. Ут капкан монстрны өйдә калдырып булмый бит инде тилегеройга әверелгән Гафур аны бишенче каттан аска томыра... Анда кемнеңдер иномаркасы торган булган. Кыскасы, Әмрикә киноларыннан бер дә ким түгел... Все, алып киттеләр күршене. Кайтканы юк әле. Дурдомда диләр... Димәк, ашык- маса да була. Безнең бүгенге тормыш шул ук дурдом бит инде ул, җәмәгать! Шту анда утырасың, шту монда.

Менә шул психлар йортында өч сантый сөйләшеп утыралар икән.

- Мине җиргә Хак тәгаләсе җибәрде. «Бе¬раз тәртип урнаштырып кайт әле!» - диде.

- Юкны сөйлисең, ул бу эшне миңа кушты! Шуңа мин монда! - дип каршы төшә икенчесе.

Өченче сантый бу икәүне тыңлап утыр¬ган да:

- Хак тәгаләсе буларак, сезгә шуны әйтәм: мин мондый йомыш белән җиргә беркемне дә җибәрмәдем!., - дигән.

Ирексездән уйлап куясың, әллә чыннан да бездә тәртип урнаштырыр өчен Ходай йә, бер җүнле кандидатура табалмый, йә аны безнең тарафларга командировать итәргә теләми...

 

ВЛАЧ БАР УЛ!

 

Кыяфәте, үз-үзен тотышына караганда, аллә сукбай, аллә берничә көн рәттән денатурат чөмергән, башын эт талаган кепка белән каплаган абзый автовокзал кырында шундый ук арбадан төшеп калган, саләмә шинель кигән берәү белән гәп сата.

- Тоек, атаңның ботинкасы, колхозлар инде юк дисең... Ә присидәгелләр кая китте?

- Кая китсен. Колхоздагы сатарлык нәрсәнесатып, шәһәрләргә китеп, кәтиджләр салдырдылар.

- Да-а, - дип гаҗәпләнде кепкалы абзый, авызыннан аңкып торган искә үзе дә чыдый алмыйча, кайдандыр бер төпчек табып, шуны көйрәтеп җибәрде.

- Силсәвит тә юкмы?

- Кайдан килеп?

- Соң, нинди дә булса влач бармы соң, бабаңның сучинкасы?!

- Ә-нә агач башындагы каргадан сора! Кемдә акча, влач шунда хәзер, белдеңме, әбиеңнең тапочкасы.

- Райкум-парткумнар да юк мени, инде хәзер идрит-садрит?

- Күптән инде, идрит-кудрит!

- Сикритарлар кай тарафта?

- Алары да җылы урыннарда.

- Да-а... Ә соң сез, халык, ничек яшисез мондый тормышта, шайтанның чабатасы?

- Менә шулай яшибез инде. Кемдер яши, кемдер пыскый...

Ә-әнә күрәсеңме чүплекне? - Шинелле сукбай тимер әрҗәгә төртеп күрсәтте. - Беренче әтәчләр белән шунда килсәң - нәрсә дә булса табарсың. Ботинкасын да, кәвешен дә, калошын да, күгәргән ипиен дә...

- Эт тормышы икән, алайса, анасын са¬тыйм!

- Ә син соң үзең кайдан? Бер дә Әмрика- дан кайткан кешегә ошап тормыйсың әле, кодаңның сандалие!

Махмырдан башын кая куярга белмәгән абзый ияге белән ТЭЦ трубалары күренеп торган горизонтка ымлады.

-Тегеннән...

- Нәрсә, качигар, штули?

-Тинтәк син! -дидекепкалы сукбай, янә бер төпчекне көйрәтеп җибәреп. - Төрмәдән, анаңны сатыйм! Унбиш елымны тутырып чыктым...

- Шулаймени? - дип гаҗәпләнде шинель кигән сукбай.

- Мондагы тормышны бетенләй аңламыйм - үзгәргән дөнья, нык үзгәргән! ...Тегендә хет, көненә өч тапкыр ашаталар, киендерәләр иде. Чөнки анда влач бар... Ишо какуй!

Ирекле тормышта үзен судан тартып чыгарган кәрәкә кебек хис иткән абзый төрмәдәге җәннәтне искә төшереп, тирән сулап куйды һәм як-ягына карангалап алды. - Йә, ярый, әйдә киттек!

- Кая киттек?

- Киттек, киттек, бодай яшәп булмый. Төрмәче әңгәмәдәшенең җиңеннән эләктереп, аны ашамлыклар сата торган ларекка таба сөйрәде. Нинди сәбәптәндер, сәүдә ноктасы ябык булып чыкты. Ләкин төрмә михнәтләрен кичереп чыныккан кеше өчен мондый вак-төяк һич тә киртә булалмады. Ул аяк астында яткан, ике учка сыярлык ташны күтәреп алды да, һәм утлары балкып торган ларекның тәрәзәсенә томырды.

- Нишлисең?! - дип кычкырды шинелле абзый. - һәм куркуыннан кая качарга белми, уңга-сулга бәргәләнде. - Бетерәләр бит безне хәзер!..

- Җебемә! - дип ысылдады рецедивист. - Хәзер хет бер туйганчы ашарбыз!

Ларекка яртылаш тыгылып, төрмәче агай киштәдән бутылкалар - консерваларны - кулына нәрсә эләккән шуларны җиргә сыпырып төшерде. 

Ул арада сиреналар улый башлады. Озак та үтми, җинаять кылынган җиргә милиция машинасы килеп туктады.

- Йөгерик! - дип кычкырды шинелле сукбай. Михнәтле булса да, ул ирекле тормыштан колак кагырга һич кенә дә теләми иде. Ләкин төрмәче аны нык тоткан иде.

- Тик тор! Без хәзер бер җептә, брат. Күммәк җинаять.

Берничә минуттан ике сукбай да милиция машинасында утыралар иде.

- Ә син влач юк дисең! Бар ул. брат, бар! - диде беренче сукбай, ниндидер бер канәгатьлек хисе белән. Һәм кузовта утырган милиционерларга ымлап, өстәп куйды, - ә инде влач безне ач-ялангач калдырмас!

 

2017-02-08 1

Печать

Дамир Гыйсметдиннең юмористик хикәяләрен урнаштырырга булдык. Кадерле укучым, сез инде юморның файдалы икәненә дә, көлкенең тормышыбызда кирәк булуына да инандыгыз дип әйтергә була. Юмор һәм сатира әсәрләренең чираттагы өлешен тәкъдим итәбез.

 

КАЯ АШЫГЫРГА?

Үзем дә беләм, җәмәгать, мышкылдавым аркасында бу тормыштан артка калып яшим. Шуңа утыз бишкә хәтле буйдак булып йөрдем. Анда да беренче булып хатын сүз какмаса, йөрер идең әле чиләнеп, каңгыраеп. Гөлчирә ун еллап йөргәч, мәсьәләне кабыргасы белән куйды:

- Харис, җаным, уҗым бозавым, йәле паспортоңны. Иртәгүк ЗАГСка гаризабызны биреп чыгам.

Өйләндем. Минем яшьтиләрнең балалары урта мәктәпне тәмамлаганда безнең Радик әле беренче сыйныфка укырга гына керде. Курсташлар машиналар алган чакта мин дә тәгәрмәчле булдым... Лисәпит алдым. Алар төрле юлларын табып, фатирлар алган чорда мин әниемнән калган ике бүлмәле сыпушкада Казанның бер кырыенда яшәвемне дәвам иттем. Лисәпит белән эшкә йөрүемне күргән танышлар миннән рәхәтләнеп көлгәннәрдер инде. Бергә институтта укыганнар күптән төрле дәрәҗәле урыннарга кереп ояладылар. Ә мин һаман бер мәктәптә физика укытып йөрдем. Әлеге дә баягы әкрен кыймылдавым аркасында бик күп нәрсәләргә ирешә алма¬дым, замана рәхәтләре мине читләтеп, башка урамнардан уздылар. Исемем гәҗит-журнал битләрендә, телеэкраннарда да күренмәде. Мин әкертен генә үз хезмәтем белән, үз ипиемне ашадым, үз көнемне үзем күрдем. Ә өлгер яшьтиләр кәтижләр салдылар, узыша-узыша иномаркалар алдылар, ял итәргә ерак диңгезләргә йөрделәр.

Үзегез беләсез, сулар ага, гомерләр уза тора. Безнең дә Гөлчирә белән гаилә корып җибәрүебезгә 25 ел үтеп киткән икән. Ямь өстенә ямь өстәп дигәндәй, бу истәлекле вакыйгабызга тагын без сөенеч килеп кушылды. Һич көтмәгәндә өч бүлмәле менә дигән фатир бирделәр, чөнки су буендагы сыпушка йортның урыны ниндидер зур түрәгә бик ошаган икән... Бу ике истәлекле вакыйганы зурдан кубып, берьюлы уздырыга карар кылдык. Хатын минем мыштырдавым аркасында гомер буе, күпмедер кимсенеп яшәргә мәҗбүр булгандыр, шуңа күрә ул институтта безнең белән бергә укыган курсташларны җыеп, зур мәҗлес уздырырга ниятләгән. Янәсе, карагыз, без дә башкалардан ким түгел! Безнең морҗадан да төтен чыга... Шул ук кичне ин¬ститутны бергә тәмамлаган курсташлар белән төшкән фотоальбомны алып актардык һәм кунакларның исемлеген дә төзеп куйдык.

- Беләсеңме, Харис, мин бары тик ун¬биш курсташыбызны гына табалдым... - диде бер-ике көннән соң Гөлчирә никтер моңсуланып.

- Ник алай?

Хатын сагышлы статистиканы санап китте. Рәхәт тормыш куып яшәгән иң кодрәтле, иң булган, иң дәрәҗәле ир-егетләребез бу фани дөньядан берәм-берәм инде китеп тә барганнар. Кыскасы, болар текә холыклары аркасында үзләренең җеназаларына да беренчеләрдән булып килеп җиткәннәр. Минем кебек берничә мыштырдавык һәм чәчләренә чал кергән кызларыбыз гына яшәп яталар икән.

- Ә мин алар белән бслай да арала¬шып торам... - диде моңсуланган хатын. - Зурдан кубып, мәҗлесләр корып ятуның кирәге юктыр, шулай бит, җан кисәгем, ташбакам?! Тагын берәр җае килеп чыгар әле. Кая ашыгырга?..

Мин ризалашып башны селектем. Чын¬нан да, кая ашыгырга?..

 

РОМАНЛЫК ТОРМЫШ

Иртән торуга, кесә төбендә сукыр бер тиен дә тапмагач, Кәмәр Салмәнов яшәеш мәгънәсе турында тирән уйларга чумды.

- Гомер уза, Кәмәр дус, - дип мөрәҗәгать итте ул үз-үзенә, - яшең, минсиңайтим, илледән узып бара... Ә менә нәсел-нәсәбеңә, киләчәк буыннарга бу дөньяда ни-нәмәрсә калдырасың? Теге яза башлаган роман да бер урында төртелде. Әйтәләр бит әнә, һәр

адәмнең тормышы - үзе бер хикәят, дип. Менә каләм сиңа, менә кәгазь. Утыр да яз!.. Синең башлардан ниләр генә узмаган бит, агайне!..

Кәмәр өстәл янына барып утырды да уйга калды. Баш чатнап авырта иде. Әллә чамасыз акыл хезмәтеннән, әллә кичәге тамашадан, анысын бер Ходай белә.

«Тә-әк, нәрсәдән башлап китәргә соң әле? - дип газапланды каләм иясе. - Әйтик, Хак тәгалә кушуы буенча дөньяга килдең. Балачак... Хәтереңдәдер, күбәләкләр куып йөрдең... Үсә төшкәч, тагын күбәләкләр. Бар иде бер көя күбәләге... Хәзер дә әле алимент кәгазенә күбәләктәй очып куна, черкидәй безелдәп йөдәтә... Ә аннары? Кирәк бит, әй, һич нәрсә хәтергә төшми. Гомерең буе йөгердең дә чаптың... Сыраханә, кафе-рестораннар, күбәләкләр... Тьфу! Һай, сәгать сигез җитеп килә икән ләбаса! Алга, Кәмәр!»

Кәмәр каләмен бер читкә ыргытты да, ашыга-кабалана ишеккә ташланды.

Берничә минуттан ул инде сыраханәнең түгәрәк таш өстәле янында иш-кушлары белән гөрләшә иде:

- Р-р-рәхмәт яусын, егетләр, хәлемә кердегез, коткардыгыз. Онытасым юк үлгәндә дә, гүррләргә кергәндә дә... Исемнәрегез ничек әле сезнең, егет асыллары? Романыма кертәм...

- Син, картлач, һаман шаяртысың, - дип көлделәр егет асыллары һәм Кәмәрне дәвалау йөзеннән кружкасына тагын бераз тамыздылар. - Йә, әйдә, бездән булсын игелек! Синең язылачак романың хөрмәтенә, Достоевский!

- Рәхмәт, егетләр, ә... ә сез каян беләсез?..

- Син бит Достоевский урамындагы девя- тизгажкадан! Кичә милицедә кунасы идең, әгәр фатирыңа илтеп ташламасак... Гомәр Бәширов! Кич буе сайрадың... Йә, күгәр, каләм иясе. Әсәреңә безне дә кыстырырга онытма.

- Бармый бит әле, дусларым, бар-рмый. Илһам килми, язылмый, фактлар искә төшми... - дип үксеп җибәрде Кәмәр. - Төзелешкә китермен, ахры...

...Икенче көнне иртән күзен ачуга ул башының гадәттәгечә ярылырдай булып авыртканын тойды. Күз алдында аллы-гөлле чаткылар-йолдызлар уйнады.

- Җитте, тор, Сәлмәнов! - дип дәште аңа кемдер берәү кырыс кына.

Ул яткан урыныннан торып утырды, йод¬рыгы белән күзләрен уды.

Аның каршысында, алагаем калын пап¬ка тотып, милиционер басып тора иде.

- Тәәк, тагын исереп, тәртип бозу, ху- лиганство... - диде ул, папка битләрен актарып. - Сыраханәнең тәрәзәсен ваткансың... Официантканың күкрәгенә ябышкансың! Булдыргансың! Синең данлыклы биографияңә, димәк, тагын бер маҗаралы сәхифә өстәлә, Сәлмәнов! Котлыйм! Хәер, андый язмалар синең монда ике романга җитәрлек! - Милиционер папканы япты да, аның авырлыгын чамалагандай, кулларында селкеткәләп алды.

- Гражданин начальник! Иптәш милиционер! - дип ыңгырашты Кәмәр, кулларын алга сузып. - Зинһар бирегез миңа

шул папканы! Тик бер генә тәүлеккә! Бер генә кичкә! Күчереп кенә алыймчы. Анда... бит минем бөтен тормыш юлым теркәлгән. Төгәл рәвештә...

 

 

ҮЗЕБЕЗНЕКЕ БУЛСЫН!

«Коммунизм балкышы» хуҗалыгын «Капитализм юлы» дип үзгәрткәч, аның рәисе Сабирхан Кашаповның сельмаг яныннан узган саен кәефе кырыла башлады. Ул эчне пошырган нәрсә - кибет белән мәктәп арасындагы мәйданчыкта басып торган илнең астын-өскә әйләндереп, коммунизмга нигез салган бабай һәйкәле иде. Сәвитләр бетеп, максатлар үзгәргән дәвердә инде җыры җырланган ата большевикның уң кулы белән кайсыдыр тарафка күрсәтеп торуы «Барыгыз, анагызны сатыймнар!» дигән мыскыл итүгә ошап тора иде. Үзе шул партия штаныннан калкып чыкса да, Кашапов бу манзараны күргән саен, гарьләнә иде. Бик тырышып караса да, җитәкче агай һәйкәл язмышы хакында югарыдан бернинди күрсәтмә ала алмады. Пәметник дигәнең тилиграм баганасы түгел, җәмәгать! Аны үз белдегең белән алып ташласаң, икенче көнне урыныңнан «өшт» иттерүләре бик ихтимал. Башка чарасы калмагач, Сабирхан бу четерекле мәсьәләне халык карамагына, ягъни референдумга чыгарып карарга булды.

Бер кояшлы көнне ул авылдашларын һәйкәл төбенә җыйнады. Җыен башланып, «Алып ташларга!» - дигән сүзләр ишетелгәч, Зюганов фиркасенең ике үтә кызыл әгъзасы:

- Орынмагыз, ул - безнең дәһшәтле яшьлегебез истәлеге, тарихыбыз! - дип, кискен протест белдерделәр. Кайберәүләр, тапкансыз эш дигәндәй, битарафлык күрсәтеп, дәшми тордылар. Заманында мәчет манараларын кисеп йөргән, соңрак эчкечелеккә бирелеп киткән Гыймалетдин: «Мин бу эшкә кәтигәрически каршы!» - дип, коммунистлар ягына басты.

- Нигә, нигә? - дип төпченде рәис шәмәхә борынлы авылдашыннан.

- Нигәме? Ул безнең кебек адәмнәргә маяк булып тора. Мин, мәсәлән, күбрәк «киткән» очракта шул пәметник күрсәткән якка барсам, какраз үземнең өй капкасына килеп төртеләм. Ә инде аяклар тотмаганда, шушында гына ял итеп ятам. Матур төшләр керә, мин сезгәйтим... Кемнәрдер бу сүзләрдән соң куп чапты. Гыймалетдин дәвам итте:

- Әүвәлрәк, дилбегә тотарлык рәт калмаганда, атлар нинди буранда да безне шушы пәметник янына кайтаралар иде. Хәзер ул, әнә, тракторчы, шәфүрләргә симафур булып тора...

Мондый дәлил халыкны уятып җибәргәндәй булды. Төрле яктан: «Торсын, торсын! Ашарга сорамый бит!..» - дигән тавышлар ишетелде.

- Туктагыз әле, тукта! - диде рәис, халыкны суынырга өндәп. - Сез нәрсә?! Бер пиянчукның сүзен тыңлап, кайсы заманда яшәвегезне оныттыгыз мәллә? Миңа калса, ошбу тарихи борылыш чорында һәйкәлне тиз генә моннан алырга кирәк. Безнең максатлар үзгәрде бит! Бу сәяси наданлык! һичюгында башка шәхескә куярга кирәк! Кемгә? Анысың, әйдәгез, бергә уйлашыйк. Җыендагылар янә шаулашып алдылар. Кемдер Сабирхан әфәнденең кандидату¬расын атады. Югарыда тәгаенләнмәгәнгә, рәис, бу тәкъдимне бик ошатса да:

- Иптәшләр, тагын бераз уйлашыйк әле, - дип, кире кагарга мәҗбүр булды. – Сталин булсын! - диде кайсысыдыр. - Аның заманында тәртип бар иде!

- Үзебезнекеләргә булсын! - Тракторга... - Сыерга... - Пешекче Халисәгә! - Гыймалга булсын! Соңгы тәкъдимне Гыймадетдиннең күршесе һәм шешәдәше Шәүкәт күтәреп чыкты. Халык бермалгә туктап, тынып калды. Барысы да Шәүкәтнең дәлилләрен көтте кебек.

-Ул иртәдән кичкә хәтле шушында. Инде ничәмә ел, - диде кыска гына Шәүкәт.

- Син дә биредә ауныйсың! - дип кычкырды пешекче Халисә. - Икегезгә дә куйсыннар!

- Мин әле биш кенә ел... Гыймал булсын... Ул егерме ел. Ул лаеклырак.

- Кулына бер ярты тоттырырга!.. Мәйданда алкышлар яңгырады. Мондый көтелмәгән борылыш рәискә, әлбәттә, ошамады. Ул бөтен көчен җыеп:

- Җәмәгать, сез нәрсә? Дөньяның бер генә җирендә дә пиянчукларга һәйкәл юк. Акылыгызга килегез!.. Ләкин рәискә дәвам итәргә ирек бирмәделәр - шау-шу, сызгыру купты:

- Ә бездә булсын! Нигә булмаска?! Бөтен дөньяга танылырбыз! - диде җәгърәфия һәм тарих укытучысы Хәлимҗан. - Төрле мәмләкәтләрдән килә башласалар - хет юлларны ясар идегез, кибеткә товар кайтарырлар иде. Әйтергә кирәк, бу һәйкәл гыйбрәт булырга да мөмкин. Аңа бармак белән төртеп: «Ә-әнә, сәрхүшләр нинди була. Тыңламасагыз, сезне шул сакаллы бабайга бирәбез», - дип, кайбер шаян балаларны өркетер идек!..

- Мин, мин әйтергә телим. Тәкъдимем бар! - дип ярсыды клуб мөдире Сафуан, рәис янына чыгып. - Бу һәйкәл белән бернәрсә дә эшләмәскә! Торсын! Менә карагыз әле, җәмәгать, яхшылабрак карагыз! - диде ул, бер һәйкәлгә, бер Гыймалга төртеп күрсәтте. - Нәкъ игезәкләр бит. Бер анадан диярсең!.. Ничек без моны алданрак күрмәдек?!

Җыендагылар кинәт тынып калып, бер һәйкәлгә, бер Гыймалга карадылар. Чыннан да, гипстан ясаган сурәт һәм Гыймал бер-беренә ике тамчы су кебек охшаганнар иде. Гыймадетдин, елмаеп, дәшми генә басып торды. Аның аркасына төрле яктан төрткәли башладылар. Янәсе, үз сүзеңне әйт! - Рәхмәт, туганнар, - диде һәйкәл биеклегенә күтәрелгән Гыймалетдин. - Чыннан да... Ни бит... Охшаган шул. Чөнки ташчы Бәдретдин абзагыз, урыны җәннәттә булгыры, кайчандыр аны миңа карап ясаган иде шул...

 

 

КАЙТ ТА ТОР!

Гомерендә сырхауханә ишеге кай якка ачылганын белмәгән умартачы Сәгыйть абзыйга пенсегә чыккач, духтырларга барыр га туры килде. Галәмәт халык икән алар! Эч сереңне чиштереп, берсеннән-берсенә йөгертепме-йөгерталәр. Пес иткәндә, имеш, нинди төсле була? Төшегезгә нәрсә керә? Төнлә ничек йоклыйсыз да, бәдрәфкә ничә тапкыр йөрисез... Тьфу! Духтырдан духтыр га йөреп, хәлләре рәтләнмәгәч, Сәгыйть карт биштәр күгәреп, Казанга килде. Танышлары аңа экстрасенска, ягъни күрәзәче-табибка барып карарга киңәш иттеләр. Ул күрәзәче дигәннәре ниндидер бер салкын клубның сәхнәсендә берьюлы дистәләгән сырхауны кабул итә һәм дәвалый иде. Кемнең биле тураймый, кемнең аягы бөгелми, кемнең башы әйләнә... Экстрасенс - урта яшьләрендәге ир-ат, саескан кебек бертуктаусыз сөйли дә сөйли. Энергия җибәрә, имеш, установка бирә, узган сеанста биргән установкаларны ала. - Тәюк, сезнең акчагызны хатыныгыз яшергән... - Миңа, табиб иптәш, ни бит, өч ай жалунье түләмиләр... Завудта... Причум монда хатын?.. - Хатыныгыз белән килегез... Разберемся... Ә сезнең нәрсә? - Баштан чәч коела иде... Соңгы сеанстан соң аяк таба¬нында йон үсә башлады...

- Димәк, Хак тәгалә сезнең әгъзаларны дөрес утыртмаган. Тяжелый случай... Хәер, попробуем. Ә-әнә сәхнәнең теге кырыена барып, ярты сәгать баш өстендә торыгыз... Сәгыйть картка күрәзәче-табибның тавышы да, йөзе дә бик таныш тоелды. Сәхнәгә менеп, экстрасенска якынрак килеп карагач, ул тәмам инанды. - Карале, энем, син безнең Карамандагы Әхмәт бит, - диде ул, кытыршы кулларын табибка сузып. - Сабирҗан малае... Безнең күрше... Табибны ток суккандай булды. - Путаешься дядя... - диде ул, кырт кисеп - Зиһенең буталган... Лечить будем... - Әхмәт, мин бит күршең - Сәгыйть абзыең. Танымыйсыңмы? Түбән очтан. Кәҗәләр урамыннан... Экстрасенсның күзләре пыялаланды. Тик авыл карты берни булмагандай дәвам итте: - Әхмәт энем, әниеңне паралич сукты бит! Ник кайтып күрмисең? Бәхилләшер идең, ичмасам... Экстрасенсны өч йөз сиксән вольт суктымени: - Я не Ахмет! Башны бутама монда!.. - диде дә сәхнәнең икенче ягына сикерде. Җитмештән узса да, Сәгыйть абзыйның күзләре, Аллага шөкер, ерактан әйбәт күрә иде: «Шул бит! Әнә, урта бармагы кәкре. Авылда аны «Кәкре бармак» дип йөртәләр иде. Китеп олакканына өч ел да юк, танымаган була, мөртәт! «Ул арада табиб-күрәзәче кыйммәтле киңәшләрен сипте: - ...Сезгә җомга көннәрне кояш чыкканчы торып, банкага су тутырырга һәм миңа алып килергә. Мин аны магнитлап бирермен. Шуны көненә өч тапкыр... Сарымсак белән...

Экстрасенс сәхнәдәге кешеләрнең кулларын күтәртеп, хатын-кызларның күкрәкләрен кыскалап, файдалы установкаларын бирә торды. Сәгыйть карт тагын якташының каршына килеп басты.

- Әхмәт энем, сеңлең Роза кияүгә чыкты бит, беләсеңме? Туйга ник кайтмадың, зимагор?! Синең беренче хатының Сәлимә тракторчы Нуруллага кияүгә чыкты... Икенче хатының Саҗидә асылынып үлде... - Экстрасенс ярсуыннан ак күлмәген икегә аерып төшерде. - Вон отсюда, старый хрыч! - дип кычкырды ул бәйләнчек картка. Дәваланучыларның бер өлеше табибны тынычландырырга кереште, ә калганнары нәфрәтле күзләре белән авыл картына төбәлделәр. - ...Нәрсә кешегә каныктың?! - ...Күрмисеңме, табиб нервыланды?! Сәгыйть абзый артка чигенде. Ләкин һич кенә дә куркуыннан түгел. Аның нервылары нык иде. - Карале, Әхмәт, син. кардәш тә бит әле... Әтиең мәрхүм Сәрия апаңның сендесенә өйләнгән иде. Ә-әнә теге бармагыңны алты яшеңдә безнең келәт ишегенә кыстырып кәкрәйткән идең бит! Күкәй урларга кергәч... Экстрасенс өзгаләп ату теләге белән Сәгыйть картка ташланды. Ярый але клиентлар ике якташны да урап алып, бабайны фаҗигале үлемнән коткарып калдылар. Шуннан соң Сәгыйть абзый бирелде. - Чурт с табуй!.. Мин, әниең үлеп китә калса, йортны кемгә яздырырга дип борчы¬луым иде. Хәзер аңладым: үзебезгә булыр инде. Как-никак балдыз бит... Сәгыйть карт монологын бетерергә өлгерә алмады. Кем икәнлеген онытып, Әхмәт яшелле-зәңгәрле тавыш белән кычкырып җибәрде: - Нет уж! Йорт минеке! Орынасы булмагыз! Мин аны үземнеке итмәсәм, исемем Әхмәт булмасын! - Соң күптән шулай әйтергә иде аны! - дип елмайды Сәгыйть карт, аферист якташын фаш итүенә ифрат сөенеп. - Кайт та тор, миңа димәгәе!

 

2016-12-01

Печать

Һәрбер шигырьдә мәгънә булырга тиеш. Кайсыбер шагыйрьләр шигырь язганда чигү чиккән кебек, шактый мәшәкатьле һәм четерекле гамәл белән шөгыльләнәләр. Аларның алдында мин түбәтәемне салам, ягъни аларны хөрмәт итәм. Мин үзем, шәхсән фәлсәфи темаларга язганда, гади укучыны күздә тотып, аңлаешлырак шигырьләр иҗат итәргә тырышам. Шигърият кырында тегесе дә монысы – йөзләгән матур төрле чәчәк булырга тиеш. Менә бу шигырьләрне мин шул рәвештә язарга тырыштым. Ләкин ахыр чиктә хөкем итү, нәтиҗә ясау сездән, кадерле укучым. Теләкләрегез булса, фикерләрегезне көтеп калам. Дамир Гыйсметдин. 

 

Күл буенда уйлану

Казан тирәсендә урманлыкта 
Төзегәннәр матур бер бина.
Күле дә бар, үрдәкләр коена, 
Аккошлары йөзә тын гына. 
Табигатьнең көзгә кергән чагы, 
Күл ярларын каплый яфраклар... 
Шул чагында башка бер уй килә: 
Кая очар икән аккошлар? 
Монысы да уйланылган икән- 
Очмый кошлар җылы якларга. 
Канатларын кисеп калдырганнар 
Күлнең матурлыгын сакларга. 
Куштанлык вә явызлык икесе
Озатып йөри гомернең атын.
Мин теләмәс идем кисүләрен 
Гүзәллекнең очар канатын...

 

Шәмнәр сүнә...
( романс)

Еллар - тау ташлары - тәгәриләр, 
Көннәр эри язгы кар сыман.
Шуны уйлап торам яр читендә...
Яшьлек килә гүя каршыма.

     Без бәхетле идек, әллә яшь булганга, 
     Әллә илләр башкарак иде?
     Төннәр кыска иде, хисләр кайнар, 
     Дөньялар киң, яктырак иде.

 Бишмәттәшләр, сез исәнме әле?
Нинди үрләр алды яшьтиләр ?
Кемдер намаз карты, пенсиядә,
Күбебезгә дәү әти диләр...

     Әй гомерләр, ник сез бигрәк кыска, 
     Чәчләр нигә бик тиз агарды?
     Агыла да еллар болыт кебек 
     Кая илтә җилләр аларны.

Сер бу, дустым, дөньяның иң зур сере
Җавабы юк - дәшми җиһаннар,
Бер яктан да бернинди хәбәр юк – 
Нигә өнсез-телсез бу җаннар?!

     Нигә туып, нигә китәбез без,
     Мәңгелек табышмак һәркемгә. 
     Шәмдәлләрдә соңгы шәмнәр сүнә...
     Башка сорау бирмә бүгенгә. 

 

Яраткан хатыным Суфиягә багышлап

Ул авылда таулар биек, чишмәләр саф,
Халкы гади, кунакчыл да икән, инсаф.
Ахры бөтенләйгә бәйләргәме теләп,
Күңелемә керде мәхәббәте белән.

     Син аның сүрәте идең, и зәңгәр күз!
     Кайсы тарафтан иңдең - әйт бер генә сүз!
     Күрәсең, чыннан да язмыштан юк узмыш,
     Йөрәкләрне бәйләде бер хис, бер сулыш... 

Еллар бер-бер артлы гомер агачыннан 
Коя яфракларны шаяртмыйча чыннан.
Үкенмибез, яшәмәдек дөнья куып,
Яхшысы да, яманы да торды туып...

     Ике бала, ике онык бирде Ходай,
     Үзебезгә һәркайсысы якын бугай.
     Дөньяларның, агайне, була кырыс чагы,
     Кара көнне алыштыра кинәт агы.

Раббым исән-иминлектән аермасын,
Очкан канатларыбызны каермасын.
Инде картайдык дип юкка чәпчемәскә,
Алтмыш яшьтә хатын-кыз ул әле чәчкә!

     Бетмәс бүген комплиментлар вә сүзебез,
     Матур апайны күреп туймас күзебез.
     Әйтәм, өлешемә тигән көмешем дип,
     Янәшәмдә һәрчак булсын шундый кешем дип! 

2016-11-02

Печать

s faritagi

Көзге көннәр моңсу гына күңелне тагын да моңсулата. Аны иҗат әсәрләре белән генә бераз эретеп була дип уйлыйм. Шуңа күрә укучыларга күңелләре боекмасын өчен берничә шигыремне тәкъдим итәм. Аның берсе Германиянең Мюнхен шәһәрендә яшәгән танылган журналист, “Азатлык”ның татар-башкорт редакциясен күп еллар җитәкләп торган Фәрит Иделле. Үзгәртеп-кору елларында танышып, Фәрит белән милләт файдасына шактый гына игелекле гамәлләр эшләргә туры килде. Ул вакытта татар темасы кайбер даирәләрдә хупланмый килде. Шуңа карамастан да без Германиядән махсус телетөркемне кабул итә алдык һәм Татарстан турында чынбарлыкка туры килә торган, төрле фикерләрне яктырткан мәгълүматлар тупланган фильм төшердек. 

Түбәндә авторның Фәрит Иделлегә багышланган “Багышлау” дигән шигыре урнаштырыла. 

--Багышлау--

“Азатлык”тан азат булалмассың – 
Кендекләрең бәйле түгелме...
Алманнарның китсәң дә иленә,
Җаның калыр монда, Иделле. 

Син калырсың татар күңелендә
Акчарлагы кебек Иделнең.
Чын дусларың сине сагынырлар,
Син дә юксынырсың, Иделле...

Бергә чакта үткен сүз, җыр белән
Гомер узмаган да шикелле...
Иделкәйнең суларына баксаң,
Узган икән, дустым Иделле. 

Сүзләр китәр, исемнәр дә агар,
Яшәү бит ул фәкать мизгелле...
Гасырларда Идел ага торса,
Татар яшәр, дустым Иделле! 

 

--Чабата--

Бүген аның урыны чормаларда,
Музейларда кайчак күренә.
Әби-бабам хатирәсе булып
Саклана ул һаман күңелемдә.

Аны киеп урман тарттырганнар,
Җир сөргәннәр, иген иккәннәр.
Тула оеклы кызлар аулак өйдә
Нәфис кулъяулыклар чиккәннәр.

Күн итекле болгар бабам аны
Күршесендә генә күргәндер.
“Оныкларым моны кимәсләр!” – дип,
Әле горурланып йөргәндер. 

Язмыш борылышы, ләгънәт заман,
Ачлык, ялангачлык чорлары...
Болгар варисы да, антын бозып,
Аны балтырына чорнады...

Татар түрә булса, аның белән
Бизи, диләр, үзенең түрләрен.
Күп йөрсәм дә, олы бүлмәләрдә
Чабатаны бер дә күрмәдем.

Ата-бабай истәлеге булып
Сеңеп калган яшьли күңелемә.
Тарихымны балам белсен диеп,
Мин чабата эләм түремә...
Ә бит читек якын үземә.